Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен тагын да ачыграк итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов
2010 елның 18 декабре, шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү системасын камилләштерү һәм күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатын арттыру” мәсьәләсенә багышланган зона киңәшмәсендә катнашты.
“Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Президент Аппараты, Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре башлыклары һәм башкарма комитет вәкилләре, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагындагы оешмаларның җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәнең көн тәртибенә торак милекчеләре ширкәтләре эшен камилләштерү, күпфатирлы йортларның торышы, хезмәтләрнең сыйфатын сертификатлаштыруда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең җаваплылыгын арттыру һәм башка мәсьәләләр кертелгән иде.
Илдар Халиков үзенең кереш сүзендә мондый зона киңәшмәләренең Әлмәт һәм Чаллыда инде узуын билгеләп үтте. ТР Премьер-министры торак фондын капиталь ремонтлау программасында (аның буенча быел Татарстанда 22 миллиард сум акча үзләштерелде) катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда һәрвакытта да торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүне тотрыклы итү һәм торак-коммуналь хуҗалыгының төп фондларын яңарту өстендә эшләделәр. Тузган торакны бетерү 49 меңнән артык гаиләгә яңа фатирлар алырга; республиканы тулысынча газлаштыруны тәэмин итү 25 меңнән артык ике контурлы фатир казаннары урнаштырып, котельныйларны ягулыкның арзанлы төренә күчерергә; капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру 3 ел эчендә гомуми мәйданы 21,5 миллион квадрат метр тәшкил иткән 5606 күпфатирлы йортны төзекләндерергә мөмкинлек бирде; торак-коммуналь комплексы оешмалары финанс яктан савыктырылды.
Статистик мәгълүматлар нигезендә, 2010 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең гомуми күләме 1 квадрат метр исәбеннән чыгып, РФ буенча аена уртача – 88 сум; ТР буенча аена уртача 54,99 сум; торак хезмәтләре – Россиядә аена 25,52 сум, Татарстанда аена 19,75 сум тәшкил итә.
Республикада әле 2010 елның башында ук торак-коммунальхезмәтләре күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатыннан Р.Моратов җитәкчелегендәге эшче төркем тарафыннан ТР Хөкүмәтенең берничә карары әзерләнгән һәм кабул ителгән иде. Эшче төркем тарафыннан күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына карата төп таләпләр, күпфатирлы торак йортларда булган мәйданнарның милекчеләре белән түләү һәм килешү мөнәсәбәтләре урнаштыру буенча тәкъдимнәр, хезмәт күрсәтү һәм аны куллануга бәйле үзара мөнәсәбәтләрдә катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары билгеләнде. Шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә көндәшлекне үстерү өчен кирәкле алымнар ачыкланды.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме халыкның аны ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Халык җилкәсенә төшкән авырлыкны киметү җәһәтеннән, бүгенге көндә республикада гомумйорт исәпләү приборларын урнаштыру программасы гамәлгә ашырыла. Исәпләү приборын куюдан тыш, аны коммерция исәбенә теркәү дә мәҗбүри.
Торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттыру өчен Рәүзил Хаҗиев дүрт тәкъдим кертте.
Беренчесе: торак фондының сыйфатын арттыру юнәлешендә, барыннан да элек, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшен дәвам итәргә кирәк. Проблеманы хәл итү өчен капиталь ремонтны финаслауда Төбәк фонды оештырылды. 13 меңнән артык күпфатирлы йорт аның белән капиталь төзекләндерүгә әзерлек һәм аны үткәрү турында килешү төзеде.
Икенчесе: күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә көндәшлекне киң колач белән үстерү өчен хокукый шартлар булдырырга кирәк.
Өченчесе: күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә үз эшчәнлеген үзе җайга салучы оешмага үз әгъзалары исемлеген һәм эшчәнлекләренең һөнәри стандартлары системасын булдырырга һәм бастырып чыгарырга тәкъдим ителә. Шуның белән бергә, үз эшчәнлеген үзе җайга салучы оешма, финанс ягыннан (шул исәптән идарәче компанияләр эшчәнлеге өчен дә) тулысынча җавап бирәчәген игълан итәргә тулысынча әзер. Милекчеләр һәм наемга алучыларга, идарәче компанияләрне сайлаганда, боларның үз эшчәнлеген үзе җайга салучы оешманың әгъзасы булып торуын исәпкә алуы мәҗбүри.
Дүртенчесе: укыту һәм мәгълүмати үзәкләр булдыру.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, халыктан иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә килүче сорауларның яртысына якыны идарәче компанияләрнең эшчәнлеге белән бәйле. Халык торак-коммуналь хезмәтләргә намус белән түләп барса да, идарәче компанияләрнең хезмәт күрсәтүчеләр алдындагы бурычы арта. Аларның эшчәнлегендә ачыклык юк. Парламент спикеры белдергәнчә, торак милекчеләре ширкәте системасын камилләштерү буенча закон чыгару инициативасы кирәксә, ТР Дәүләт Советы аның белән чыгыш ясарга әзер.
Татарстан Президенты фикеренчә, бүгенге киңәшмәдә күп кенә эшлекле тәкъдимнәр әйтелде. Мондый зона киңәшмәләре киләсе елда да дәвам итәчәк. Торак-коммуналь хуҗалыгында ачыклык кирәк. Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров барлык торак милекчеләре ширкәтләре өчен бердәм мәгълүмати система булдырырга тәкъдим итте. Бу аларның эшчәнлегенең ачыклыгын арттырачак. Әлеге тәкъдимне ТР Хөкүмәте карары белән ныгытырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре өчен курслар оештырырга күрсәтмә бирде. Шулай ук һөнәри-техник училище һәм техникумнарда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче кадрларны әзерләү һәм квалификацияләрен арттыру системасын җайга салырга кирәк.
Республика башлыгы торак фондын капиталь ремонтлау программасының дәвам итәчәген белдерде. Капиталь ремонтка халыктан җыелган түләүләргә ел саен ТР бюджеты һәм муниципалитетларның акчалары өстәләчәк.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, республика шәһәр-районнарында торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшне яхшы оештыруга бәйле мисаллар җитәрлек һәм бу уңай тәҗрибәне киңрәк җәелдерергә кирәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз