Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан белән Башкортстан арасындага тауар әйләнешен ике тапкыр арттыру планлаштырыла
2010 елның 22 декабре, чәршәмбе
Татарстан белән Башкортстан арасындага тауар әйләнеше 30 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бүген Уфада ике республика башлыклары - Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов очрашуында шундый бурыч куелды.
Очрашу Башкортстан Республикасы йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Башкортстанга беренче визиты кысаларында узды. Очрашу нәтиҗәсе буенча сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешү һәм ике республика хезмәттәшлеген үстерү буенча чаралар планы имзаланды.
“Башкортсан белән Татарстанның уртак кызыксынулары бар, республика алдында торган бурычлары да уртак”, - диде Башкортстан башлыгы.
“Бер-беребездән өйрәнерлек әйберләр бар. Башкортстан күрше төбәкнең тәҗрибәсен кабул итәргә һәрвакыт әзер, Татарстан да шулайдыр, - дип белдерде Рөстәм Хәмитов. – Татарстан белән Башкортстан - илнең әйдәп баручы индустриаль төбәкләре. Әгәр без көчләрне берләштерсәк, безгә тиңнәр булмаячак”.
Республикалар күп кенә юнәлешләрдә фикердәшләр булып тора, дип ассызыклады Башкортстан Президенты. “Хәзер Татарстан белән Башкортстанда күп кенә нефть химиясе предприятиеләре бөтен куәтенә файдаланылмый. Шулай да мондый вәзгытьтә федераль дәрәҗәдә безнең республикаларны уратып торба салу планы буенча фикер алышалар. Бергә берләшеп федераль хакимиятне безнең нефть химиясен үстерү - Идел буе кластерын үстерүдә дип ышандыра алыр идек дип уйлыйм”, - дип белдерде Р.Хәмитов.
“Безгә машина төзелеше өлкәсендәге уртак эш алымнарын өйрәнү кызыклы булды, - диде Башкортстан Президенты. – Бүген без Уфа моторлар төзү-җитештерү берләшмәсендә булдык һәм Казан белән Уфа предприятиеләре бергә эшләргә тиешлегенә инандык”.
Шулай ук Рөстәм Хәмитов Башкортстанның социаль туризм программасын гамәлгә ашыру урыннарының берсе итеп Татарстанны күрә. “Башкортстан туристларының Казанга сәфәрләре тугандаш халыклар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр дип саный ул.
Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчесе ике күрше республика арасындагы мөнәсәбәтләрдә кайбер проблемалар булуына да игътибар юнәлтте. “Узган ел ике төбәк арасында тауар әйләнеше 20 процентка кимеде. Билгеле, моны кризиска да сылтап калдырырга мөмкин иде, ләкин проблема булуын танырга, аны чишү өстендә эшләргә кирәк дип саный ул. Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, якын елларда Татарстан белән Башкортстан арасындагы тауар әйләнеше 15 миллиард сумнан 20-25 миллиард сумга кадәр, ә иң яхшысы 30 миллиард сумга кадәр җитәргә тиеш.
Татарстан Президентыв Рөстәм Миңнеханов республика башлыгы вазифасында Башкортстанга беренче сәфәренең дулкынландыргыч булуын икәртте. “Безнең халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле чорлары булды, ләкин һәрвакыт без иң якыннар булып калдык”, - дип Татарстан Президенты Рөстәм Хәмитовка чакыру өчен рәхмәт белдерде. “Ике арада алга таба кая хәрәкәт итүне аңлау бар. Бу ике республика икътисадта, мәдәнияттә, диндә, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда бергә барырга тиеш. Бу юнәлешләр буенча безнең төбәкләр лидерлар, бу биеклекне сакларга тиешбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан башлыгы 1997 елда ике республика арасында төзелгән Килешүнең күп файда китерүен танып, хәзер алага таба барырга кирәклеген искәртте. Аның белдерүенчә, республикалар башлыкары гына түгел ике якның бизнес вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре дә тыгыз аралашырга тиеш.
Татарстан һәм Башкортстан президентлары бүгенге очашуда икътисадый сәүдә, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы яңа Килешүне, хезмәттәшлекне үстерү чаралары планын имзалады. Килешү 5 ел вакытка исәпләнгән һәм озайтылачак. Чаралар планы нефть химиясе, химия, машина төзелеше, фән, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне күздә тота.
Соңыннан төбәк башлыклары бүгенге очрашу нәтиҗәләрен журналистларга шәрехләде. Яңа килешүне гамәлгә ашыруда беренче адым дип Рөстәм Миңнеханов Башкортстан балаларын Казанга Президент чыршы бәйрәменә чакыруны атады. “Безнең стратегик планнар бик күп, ике төбәк тә илнең эре нефть химиясе үзәкләре. Мәдәни, мәгариф өлкәләрендә кадрлар алмашу, машина төзелеше, технопарклар өлкәләрендә хезмәттәшлектә бер-беребезгз ярдәм итәргә тиешбез, дип ассызыклады ул.
Ә Башкортстан ягын Рөстәм Хәмитов белдергәнчә, Татарстанның сәнәгать комплексын модернизацияләве, инновацияләрне үстерүе җәлеп итә. Ул якын араларда Башкортстан делегациясенең технопарклар, индустриаль парклар эшчәнлеген өйрәнү өчен Татарстанга киләчәген хәбәр итте.
Башкорстан Президенты шулай ук мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту кирәклеген искәртте. “Якындагы 3-4 ай эчендә элемтәләребезне тагын да ныгыту өчен Татарстанга җавап визиты белән киләчәкмен диде ул.
Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов этнографик тикшеренүләр институтының археология һәм этнография музеенда булды, Уфа дәүләт “Нур” татар театры бинасында Башкорстанның мәдәният һәм сәнгать әһелләренә ике республиканың Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз