Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Дмитрий Медведев төбәк башлыкларына милләтара мөнәсәбәтләрне контрольгә алырга күрсәтмә бирде
2010 елның 27 декабре, дүшәмбе
Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия Дәүләт советы һәм Россия Президенты каршындагы Өстенлекле илкүләм проектларны һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру комиссиясенең уртак утырышында төбәк башлыкларына милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне шәхси контрольгә алырга күрсәтмә бирде. Мәскәүдә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Дмитрий Медведевның сүзләренә караганда, бүген “гражданнар арасында тынычлыкны, милләтара татулыкны саклауга милиция һәм Федераль иминлек хезмәте түгел, ә төбәкләр үзләре җавап бирергә тиеш”. Ул ассызыклап үткәнчә, бу – уртак бурыч, әлеге мәсьәлә барлык төбәк җитәкчеләренең игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Премьер-министр Владимир Путин Дәүләт советында ясаган чыгышында белдергәнчә, социалистик идеягә алмашка илнең милләтара бердәмлеген тәэмин итү өчен гомумроссия патриотизмы идеясе килергә тиеш. “Без сезнең белән Советлар Союзында уйлап табылган әйбергә тиңдәш таба алмадык. Минем фикеремчә, безгә эзләргә һәм еракка барырга кирәкми, - дип белдерде В.Путин. – Ул – гомумроссия патриотизмы”.
“Совет хакимияте ниндидер субстанция булдыруга иреште. Кызганычка күрә, аңа идеологик сыйфатлар хас булды – ул социалистик идея иде”, - диде Путин һәм элеккеге СССРның лидерлары “хәтта кешеләрнең ниндидер яңа бергәлеген – совет халкын уйлап чыгарды”, дип өстәде. “Бездә бүген андый нәрсә юк. Без “россиялеләр”, “Россия халкы” дип әйтсәк тә, бу әлегә чынбарлыкка туры килеп бетми”, - диде Хөкүмәт башлыгы. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
“Совет чорында эшләнгән әйбернең кабатлануы мөмкинме? Юк, бу мөмкин хәл түгел, - дип күтәреп алды бу теманы Президент Медведев. – Россия – икенче төрле. Безнең өстәмә мөмкинлекләр дә, проблемаларыбыз да шуңа бәйләнгән. Әгәр безнең моннан 25 ел элеккеге мөмкинлекләребез булса, хәзерге вакытта ил җитәкчелеге бу залда әлеге тема хакында фикер алышмас иде. Башка чаралар кулланылыр иде”.
Президентның сүзләренә караганда, төбәк җитәкчеләре белән әңгәмәдән ул аларның кайберләре өчен милләтара сәясәт мәсьәләләренең абстракт төшенчә булуын аңлаган. “Хөрмәтле коллегалар, мин барыннан да элек сезнең игътибарны шуңа юнәлтергә теләр идем: гражданнар арасында татулыкны саклау өчен Федераль иминлек хезмәте дә, милиция дә түгел, ә төбәкләр җавап бирә”, - дип мөрәҗәгать итте Медведев төбәк башлыкларына.
Президент фикеренчә, төрле милләт кешеләре Россиянең бөтен территориясендә яшәү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. “Без бүген гражданнарның ил территориясе буйлап күченеп йөрүенә киртә куя алмасак та, вакыйгаларны контрольдә тотарга тиешбез. Без бер этносның вәкилләре – бер, ә икенчеләре башка урында тупланып яшәсен өчен карарлар кабул итә алмыйбыз”, - диде Медведев.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз