Нурхәмит Хәмидуллин Татарстанның Чирмешән районы башлыгы итеп сайланды
2010 елның 29 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстанның Чирмешән район Советының чираттан тыш VI утырышында Нурхәмит Хәмидуллин районның яңа җитәкчесе итеп сайланды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышта депутатлар районны 22 елдан артык җитәкләгән Минсәгыйть Шакировның үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының күптән түгел узган V съездында Минсәгыйть Шакиров ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе итеп сайланды һәм совет уставына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, ул район башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән төшерергә тиеш.
Минсәгыйть Шакиров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Чирмешән районы соңгы елларда беренчеләрдән булып газлаштыру программасын төгәлләде, барлык торак пунктларны да каты өслекле юллар белән тоташтырды, районда авыл хуҗалыгын үстерү максатыннан күп эш башкарылды. Районда 1,3 миллион тонна нефть чыгарыла. Җан башына 70 тонна нефть (ТР буенча уртача 8 тонна) табыла. Бу казанышларның барысына да республика җитәкчелеге һәм чирмешәнлеләрнең ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде.
“Муниципаль берәмлекләр Советы – Татарстан Республикасы масштабында бик мөһим орган, аның роле алга таба да үсәчәк”, - дип белдерде утырышта Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, муниципаль берәмлекләр Советын тәҗрибәле һәм муниципаль идарәнең барлык нечкәлекләрен белүче кеше җитәкләргә тиеш. “Бездә Минсәгыйть Шакиров – иң тәҗрибәлесе”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Татарстан Президенты фикеренчә, соңгы елларда Чирмешән районы шактый үзгәрешләр кичерде. Республика башлыгы Минсәгыйть Шакировка күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм ТРның югары бүләген – “Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.
Татарстан Президенты Нурхәмит Хәмидуллин кандидатурасын район башлыгы вазифасына тәкъдим итте. Моңарчы Нурхәмит Хәмидуллин “Чирмешәнагрохимсервис” ААҖ директоры булып эшләгән. Совет депутатлары Н.Хәмидуллин кандидатурасын бертавыштан хуплады.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.