Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метросының “Кәҗә бистәсе” станциясен ачуда катнашты
2010 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан метрополитенының күптән көтелгән “Кәҗә бистәсе” станциясе халыкка хезмәт күрсәтә башлады.
Станциянең монолит тимер-бетоннан ясалган конструкциясе колонна тибында, җир астында ике вестибюле бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин беренче пассажирлар сыйфатында Кремль станциясеннән яңасына поездда килеп, аның уңайлыгын сынады, “хай-тек” стилендә эшләнгән станцияне карап, халыкка хезмәт күрсәтү шартларын күздән кичерде. Аларны исә “Казметроэлектротанс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвов, “Казметрострой” МУП генераль директоры Марат Рәхимов, аның урынбасары Вадим Тәрҗеманов һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.
Шушы 250 метр озынлыктагы һәм 22 метр киңлектәге станция төзелә башлаган, ягъни экскаватор чүмече җир катламына беренче тапкыр батырган 2005 елдан, бораулау машинасы Казансу елгасы астыннан ике араны казып чыккан 2006 елдан һәм 2009да тоннельләр төзелгәннән соң шактый вакыт үтте. Шул рәвешле, “Җиңү проспекты” станциясеннән “Кремль” станциясенә кадәр 6 тукталышлы (“Җиңү проспекты”, “Горки”, “Әмәт”, “Сукно бистәсе”, “Тукай мәйданы, “Кремль” станцияләре) ара 9,62 чакрым булса, “Кәҗә бистәсе”н дә кушып, җир асты юлы 11 чакрымнан артык дип күзалларга кирәк.
“Бүген, Яңа елны каршылар алдыннан, башкала метросының яңа станциясе ачылу - Казанның җәмәгать транспорты һәм шәһәрнең бөтен кешесе өчен тарихи вакыйга. Элек соңгы станция булган “Кремль”дан алып аннан 2342 метр арадагы “Кәҗә бистәсе” станциясе, чыннан да, - көтеп алынганы. Юллардагы вазгыятьне исәпкә алып, аның әһәмияте пассажирлар өчен нинди икәнен әйтмәсәң дә аңлашыла. Шуңа күрә, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улына, республикабыз Хөкүмәтенә ярдәм итеп торулары өчен рәхмәт белдерәм”, - диде мэр Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы басым ясап әйткәнчә, бу, чыннан да, бик зур бүләк, ник дигәндә, шушы станция янындагы Казан дәүләт энергетика университетында гына да 10 мең студент белем ала, Казансуның ике яры җир астыннан тоташтырылып, Казан халкы бербөтенне тәшкил итте. Метро төзүчеләргә, хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт, бәхет һәм шатлык телим, якынлашып килгән Яңа ел котлыйм, диде И.Метшин.
Болай булгач, пассажирлар агымы тәүлегенә 100 меңгә кадәр җитәчәк, кичә, мәсәлән, күпләп кар явуга бәйле рәвештә, беренче тапкыр 82 мең пассажирга хезмәт күрсәтелсә, гадәттә, 40-50 мең тирәсе була, дип белдерде Ә.Галәвов. “Шушы яңа станция эшли башлаган беренче 3 көндә поездлар “Кремль” станциясе белән ике араны 20 км/сәг тизлектә үтәчәк, аннары - 35 км/сәг, гыйнвар утраларында - гадәттәге режимда”, - дип аңлатты “Казметрострой” башлыгы. Аның сүзләренчә, һәркайсы 4әр вагонлы дүрт поезд линиягә чыга, станциягә килү интервалы 15 минут түгел, ә 11,5 минут булачак, тагын 3 состав китерелгәч (аларның беренчесе гыйнварда көтелә), интервал 7-8 минут тирәсе булачак.
Хәзерге вакытта “Кәҗә бистәсе” станциясе тест режимында эшли һәм 7 станция арасын пассажирлар 22 минутта үтә, алга таба нормаль режимга күчкәч, - 14 минут 50 секундта, дип шәрехләде Ә.Галәвов.
“Казметрострой” җитәкчесе Марат Рәхимов искәрткәнчә, хәзерге вакытта метрополитенның беренче линиясенең II чираты - “Заводская”, “Мәскәү” һәм “Дакабристлар” станцияләре төзелә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз