Бүген Болгардагы ике яңа торак йортка Бөек Ватан сугышы ветераннары күченде. Аларны бу бәйрәм белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
Бу ике яңа йорт кыска вакытта – 7 ай эчендә төзелде. Анда барлыгы 39 фатир бар, шуларның 37се – Бөек Ватан сугышы ветераннары, берсе – ятим балалар һәм тагын берсе – АПК (агросәнәгать комплексы) программасы буенча фатир алачак гаилә өчен.
"Бүген бездә – бәйрәм. Без ике йортны файдалануга тапшырабыз. 2010 елда 237 ветеран һәм сугышта катнашучыларның тол хатыны яңа фатирларга сертификатлар алды”, - дип белдерде тантанада Спасс муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев. Аның сүзләренә караганда, гыйнварда һәм февраль башында районда күпфатирлы ике йорт файдалануга тапшырылачак һәм бөтен ветераннар яңа фатирларга күчәчәк. Район башлыгы республика җитәкчелегенә - ярдәм күрсәткән һәм төзүчеләргә эшне үз вакытында башкарган өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Ветераннарны котлап, Премьер-министр Россия Президенты ярдәме белән Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасының актив рәвештә тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Әлеге программа буенча 9300 гаилә фатирлы булды.
Илдар Халиков ветераннарны чын күңелдән котлады, аларга бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Аның фикеренчә, сугыш ветераннары – Татарстанның батыр шәхесләре. “Алар китергән җиңү безгә азат илдә яшәргә мөмкинлек бирде”, - диде ул. Ветераннар исеменнән Александр Коровин республика җитәкчелегенә ветераннарга күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.
Тантанадан соң Илдар Халиков, яңа йорттагы бер фатирда булып, Рәкыя Сиразованы фатирлы булуы белән котлады. Рәкыя апа – тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, сугышта катнашкан Гыйльман Сиразовның тол калган хатыны. Аларның икесе дә мәктәптә эшләделәр. Гыйльман Пруссия, Чехославакия, Кавказда сугышкан. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Будапештны алган өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Моңа кадәр Рәкыя Сиразова Болгардан 60 км ераклыкта урнашкан Измери авылындагы йортта яшәгән. “Мин торган йорт белән чагыштырганда, бу яңа фатир әкияткә тиң”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.