Рөстәм Миңнеханов Рига мэры Нил Ушаков белән очрашты

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Рига мэры Нил Ушаков белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасына эш сәфәре кысаларында очрашты. 

Очрашу Рига мэриясе бинасында үтте. 

Татарстан делегациясен сәламләп Нил Ушаков белдергәнчә, Россия регионнары белән хезмәттәшлек электән өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Ул билгеләгәнчә, бүген Россиянең Татарстан регионы турында күп илләрдә беләләр. 

Шулай ук Нил Ушаков 2014 елда Ригада Европа Сабантуе узнганы турында искәртте. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, татар халкы бәйрәме Сабантуй бүген 21 илдә һәм Россиянең 57 регионында уздырыла. Сабантуй хәзер күп кешегә ошый һәм аны бары татар бәйрәме итеп кенә кабул итмиләр. Ул шулай ук Рига мэрына татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

Без кичә Латвиядәге татар җәмәгатьчелеге активы белән Ригада очраштык, диде ул, алар барысы да Рига җитәкчелеге белән яхшы мөнәсәбәтләр булуы турында әйтәләр. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Нил Ушаков Рига белән Казан арасында туры авиаэлемтә булдыру турында сөйләштеләр. Ике як фикеренчә, бу туризм агымын арттырырга ярдәм итәчәк, шулай ук бизнес-элемтәләр ныгу һәм үсүгә этәргеч булачак. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Казанда Хельсинки, Барселона, Прага, Истанбул, Франкфурт-на-Майне һәм башка шәһәрләргә туры авиарейслар ачылды.

Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан икътисады турында да хәбәр итте, аның төп инвестицион проектлары турында сөйләде. 

Ул, аерым алганда, Рига Ирекле порты мөмкинлекләре белән сокланды. "Безгә портны куллануда элемтәләрне активлаштырырга кирәк, аның логистикасын куллануда, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең белән эшләргә теләүче компанияләр бар". 

Очрашуда Казан һәм Рига кебек тарихи шәһәрләрне саклау турында да сүз барды. "Рига - үзенчәлекле шәһәр, аның архитектурасы кызык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген шәһәрләрнең тарихи йөзләрен саклау бик әһәмиятле. Казанда шулай ук бу өлкәдә эш алып барыла". 

Рөстәм Миңнеханов Рига мэрын Татарстанга, Казанга чакырды. безгә Риганың шәһәр инфраструктурасын үстерүдә, коммуналь хуҗалыкта тәҗрибәсен өйрәнү кызыклы, диде Татарстан Президенты. 

Нил Ушаков әлеге тәкъдимне хуплады һәм Казан белән күп юнәлешләрдә тәҗрибә белән уртаклашу кызык булыр дип саный. Бу - туризм, коммуналь хуҗалык, шәһәр транспорты һәм шәһәр үзәгедә автомобиль трафигын киметү, парковкалар системасын үстерү, альтернатив трансопртны куллану, мәсәлән, велосипедлар һәм башкалар. 

"Без чыннан да бер-беребезгә төрлек өлкәләрдә тәҗирбә уртаклашуда файдалы була алабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Казан һәм Рига арасында багланышлар буенча эш төркемен булдыруны тәкъдим итте. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Риганың мактаулы кунаклары китабында язып калдырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International