Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды.
Эшлекле визит Кама Аланы белән танышудан башланды. Җирле муниципалитетта Равил Моратов бистәне үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. “Түгәрәк өстәл” артында Равил Моратов, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Кама Аланы башлыгы Игорь Привалов индустриаль парк һәм туристлык-сәламәтләндерү паркы төзелешенең барышы хакында фикер алышты.
Игорь Привалов докладыннан аңлашылганча, “Кама Аланы” индустриаль паркы объектларында 1,7 миллион сум акча үзләштерелгән инде, шул исәптән аның инфраструктурасын булдыруга 500 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән.
“Ирешелгәннәрдә туктап калмаска, чыгымнарны киметү эшен алга таба да дәвам итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Равил Моратов.
Моношәһәр буларак Кама Аланын үстерүнең комплекслы инвестиция планына керәчәк тагын бер мөһим объектларның берсе – медицина-социаль технологияләр тернәкләндерү үзәге. Медицина үзәге 400 урынга исәпләнгән, комплекска шулай ук Кама Аланы район хастаханәсенең яңа бинасы да керәчәк. Әлеге максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 560 миллион сум акча бүленгән.
Комплекслы инвестиция планы шулай ук бистә территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерүне дә үз эченә ала. Узган елда әлеге максатларга федераль казнадан 50 миллион сум акча бүленгән, аның 24 миллионы Кама Аланында тегү производствосын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Соңыннан Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов бистәдә төзелүче кайбер объектларда – яңа модуль котельныенда һәм медицина үзәгендә булды. Аннары Равил Моратов һәм аны озатып йөрүче затлар Түбән Камага юл тотты, алар анда “Патриот” хәрби-патриотик үзәгендә алып барылучы төзелеш эшләре белән танышты. Анда 5 мең квадрат метрны биләгән мәйданда шәһәр хәрби комиссариаты, РОСТО, физик тәрбия үзәге, Бөек Ватан сугышы музее һәм эзтабарлар отрядлары урнашачак.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.