Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Казанның киләчәк мәктәбе саналган 19нчы гимназиясендә булды
2011 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 19нчы гимназиясендә булып, анда белем бирү, укучыларның туклану, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре белән танышып йөрде. Аны исә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урыбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин озатып йөрде.
Аерым алганда, Президент Идел буе районындагы шушы гимназиянең башлангыч класслар, физика, математика, химия, татар һәм инглиз телләре кабинетларында, информатика үзәгендә һ.б. бүлмә-кабинетларында, спорт залларында (алар әйбәт итеп җиһазландырылган, ишегалдында хоккей тартмасы гамәлдә, балалар дистәгә якын спорт төре белән шөгыльләнә), ашханәдә (анда “швед өстәле” рәвешендә теләгән ризыгыңны сайлап алырга була, исәп-хисап электрон карта аша ясала) булып, балалар һәм укытучылар белән аралашып, күргәннәреннән бик канәгать калды.
19 нчы гимназиядә мультимедиа технологияләренең иң заманчалары кулланыла, гомумән, бу урта гомумбелем бирү мәгариф учреждениесе югары технологияләр мохитендә яши. Әйтик, физика дәресе кебек төгәл фәннәр инглиз телендә уза, балалар сорау-җавап рәвешендә ноутбук аша дөньяның башка кыйтгасындагы укытучы белән, күзгә-күз аралашып дигәндәй, дәрес ала. Дөньяның алдынгы тәҗрибәсен киңрәк куллану йөзеннән, Сингапур-Татарстан-19 нчы гимназия арасында үзара төзелгән уртак килешү нигезендә физика буенча инглиз телендә дәреслекләр алынган, алга таба химия һәм биология дәреслекләре алдыру күздә тотыла, дип белдерде үзе дә Сингапурда тәҗрибә туплап кайткан гимназия директоры Ренат Заманов. Класслар исә профильле: 5се социаль-икътисади юнәлешле һәм мәгълүмати-технологик, спорт-оборона, химик-биологик юнәлешлеләре - 1әр.
Татар теле кабинетында “Глобальләшү шартларында туган телнең роле” темасына Интернет аша барган Казан-Мәскәү-Красноярск-Свердловск-Воткинск видеокүперендә катнашып, республика җитәкчесе 19 нчы гимназияне тәмамлап Мәскәү дәүләт университетында белем алучы Татьяна исемле кыз белән татарча аралашты, югары белем алгач Казанга әйләнеп кайтырга өндәде. Шушы ысул белән 15-20ләп кеше татар теле буенча виртуаль дәрестә катнаша ала икән. 6 нчы һәм 9 нчы классларның бергә уздырылган дәресе барышында Р.Миңнеханов туган теле рус булган укучыларның татар теленнән туплаган белемнәрен чамалап, әңгәмәләшеп алды. Гомумән, гимназиядә инглиз, кытай, испан, француз кебек чит ил телләре өйрәнелә, чит илләрдән укытучылар китертеп укыттыру гамәлдә, шулай ук инглиз телен америкалы мөгаллим Флоридадан торып Интернет-дәресләр ярдәмендә укыта (дәрес барышын Президент та карады). Гимназиянең инглиз теле укытучысы Таиландка барып, андагы балаларга инглиз теле укыткан, быел апрельда таиландлылар үзләре килергә җыена. Сингапур белән исә элемтәләр ныгый бара: июль-август айларына янә чакыру булган. Шул рәвешле, 19 нчы гимназия инде халыкара киңлектә позицияләрен ныгыта.
Бүген 2 сменага бүленеп 56 класста укучы 1590 балага (ел да беренче класска 500 тирәсе бала арасыннан 150ләп бала сайлап алына) 107 педагог белем бирә, шуларның 21е югары, 42се беренче, 11е икенче категорияле һ.б. Арада яшь белгеч-аспирантлар, хәтта фән кандидатлары бар: 2006 елда алар берсе дә эшләмәгән, бүген – дистәгә якын; 2006 елда 1 яшь белгеч исәпләнгән, бүген – коллективның 35 проценты яшь белгеч; тагын чит ил укытучылары-белгечләреннән хәзер 5 фән докторы, профессор шушы гимназиядә хезмәт куя һәм чит илләрнең дистәгә якын яшь белгече эшли.
“Сингапур инглиз телен үзләштерүе ярдәмендә дөнья мәйданында икътисади, сәяси һ.б. төрле өлкәләрдә алга чыкты, ул илдә белем бирүдә иң мөһиме – укытучы һәм аның үзлектән үсеш куәте булу икәнен яхшы аңлыйлар. Аларны бездәге совет чорыннан соңгы мәктәп кызыксындыра, чөнки Россиядә фундаменталь белем югары дәрәҗәдә булганлыгын алар белә. Болардан тыш, сингапурлылар безнең гимназиянең төрле төбәкләр белән Интернет ярдәмендә БДБ илләре һәм Көнчыгыш Европа, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек Россия мәктәпләре белән аралаша алуыбыз кызыксындыра. Багланыш-элемтәләр урнаштыруда, аларны ныгытуда Татарстан Хөкүмәте, Казан мэриясе, ата-аналар зур ярдәм күрсәтә: без хуҗалык итү, исән калу-калмау өчен көрәш проблемаларын белмибез дә. Ә инде гимназия дәрәҗәсендә генә андый халыкара элемтә урнаштырып булыр иде микән, һәрхәлдә, бу бик катлаулы", - дип, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерде директор Р.Заманов. Мәгариф өлкәсендәге Сингапур тәҗрибәсен Президент Рөстәм Миңнеханов үтә кызыклы дип санавын белдерде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз