Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскта «Белкоммунмаш» идарәче компаниясе» ААҖдә булды.
Ул заводның җитештерү мәйданнарын карады һәм җыю цехларында булды.
«Белкоммунмаш» идарәче компаниясе» ААҖ генераль директоры Владимир Король предприятие продукциясе турында, чыгарылучы троллейбуслар модельләре һәм аларны җиһазландыру турында сөйләде.
Аннары административ корпуста Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларына тәкъдир итү барышында предприятиене үстерү планнары, продукция җибәрү географиясе, җибәрелүче трамвайлар, троллейбуслар, спецтехника, коммуналь техника модельләре һәм башкалар турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, «Белкоммунмаш» җитештергән трамвайлар Казанда да эксплуатацияләнә.
62103 модель трамвае турында җентекләп сөйләделәр – аның техник характеристикалары, мөмкинлекләре, эксплуатацияләү сроклары.
Беларусь партнерлары Татарстан Республикасы шәһәрләренең трамвай паркларындагы хәрәкәт составын модернизацияләү өчен уртак предприятие булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр.
Хәрәкәт составын модернизацияләү бүген эксплуатацияләнә торган трамвай арбаларын торгызу һәм трамвай вагоннарына яңа кузовлар урнаштыру юлы белән гамәлгә ашырылырга мөмкин.
«Белкоммунмаш» идарәче компаниясе» ААҖ вәкилләре билгеләп үткәнчә, мондый предприятие Чаллы алдан социаль-икътисадый үсеш территориясендә булдырылырга мөмкин, бу исә шушы территориядә резидент компанияләр өчен тәкъдим ителә торган преференцияләрдән файдаланырга мөмкинлек бирер иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, тәкъдим республика өчен кызыклы. Аны карау һәм эшкәртү өчен эш төркеме төзергә кирәк, бу төркемгә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре администрацияләре, шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре керергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәрәкәт составының техник характеристикаларын, модернизацияләү детальләрен, финанс ягын карарга кирәк.