Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты катнашында ТР махсус дәүләт стипендиясе ияләрен, грант конкурсында җиңүчеләрне, яшь галимнәр һәм яшь фәнни коллективлар арасында дәүләт ярдәме буларак премия алучыларны хөрмәтләделәр.
2010 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы махсус дәүләт стипендиясенә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Лениногорски, Тәтеш һәм Кукмарадан 85 кеше ия булган. Алар исәбендә - 20 аспирант, 45 югары уку йортлары студентлары һәм хәрби училище курсантлары, урта махсус уку йортларыннан 10 студент, башлангыч һөнәри бирем бирү учреждениеләреннән 10 кеше. Быел стипендия күләме аспирантлар өчен 33,3 мең сум, вуз студентлары өчен 27,8 мең сум, ссузлар студентлары өчен 16,7 мең сум, укучылар өчен 15 мең сум тәшкил итә. Казан (Идел буе) федераль университеты президенты, КДУның элеккеге ректоры Мәгъзүм Сәлахов сүзләренә караганда, 13 елда стипендиатлар саны 800 кешедән арткан.
Быел ТР махсус дәүләт стипендиясенә Татьяна исемле ике кыз лаек булган: Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе студенты Татьяна Тимирьянова һәм Казан энергетика техникумы студенты Татьяна Иванова. Республика башлыгы аларга, шулай ук ТР Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионовага да чәчәкләр тапшырды.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.