ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Президенты җитәкчелегендәге делегациянең Белоруссия һәм Германиягә сәфәре нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Президенты җитәкчелегендәге делегациянең Белоруссия һәм Германиягә сәфәре нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләгәнчә, 2016 елның 17-18 октябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Белоруссия Республикасында булды.

Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, 17 октябрьдә нефть-газ химиясе продукциясе белән тәэмин итү буенча Белоруссия -Татарстан эшче төркем утырышы узды. Анда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татнефть” ГАҖ, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ, “Кварт” АҖ һәм “Белнефтехим” концерны вәкилләре катнашты.

Татарстан делегациясе “Белкоммунмаш” холдингы идарәче компаниясе” ААҖдә, “Минск мотор заводы” холдингы идарәче компаниясе” ААҖдә һәм Югары технологияләр паркында булды.

Альберт Кәримов 18 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Белоруссия Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм БР Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуы турында хәбәр итте. Очрашулар барышында ике яклы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

2016 елның 19 октябрендә ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Германиядә булды.  Альберт Кәримов сүзләренчә, Германия Татарстанның эшлекле партнеры булып тора. Татарстан-Германия товар әйләнеше узган елда 1 млрд. евродан арткан. Татарстанның Германия белән хезмәттәшлек итүдә бай тәҗрибәсе тупланган. Татарстанда Германиянең чит ил инвестицияләре белән 80нән артык предприятиесе бар. Татарстан Германия белән фән һәм мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек итә. Казанда Россия-Германия яңа технологияләр институты эшли.

Татарстан предприятиеләре Дюссельдорфта Халыкара  “К-2016”  пластик һәм каучук күргәзмәсендә катнашты. “Мессе Дюссельдорф” күргәзмә үзәге җитәкчелеге, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм Төньяк Рейн-Вестфалия җире эшлекле даирәләре белән очрашулар булды. Бу очрашуларда Татарстанның инвестицион потенциалы турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм “Алабуга” МИЗ җитәкчелеге вәкилләре сөйләде.

Германиягә эшлекле сәфәр кысаларында Thyssen Krupp, Wilo, SMS Group  компанияләре вәкилләре белән әңгәмәләр уздырылды.

Очрашулар барышында шулай ук агымдагы елның декабрендә Германия компанияләре вәкилләренең Татарстанга эшлекле очрашуга килүләре турында килешенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International