Аның сүзләренә караганда, мәдәният өлкәсен үстерү Татарстан Хөкүмәте өчен өстенлекле юнәлеш булып тора.Өлкәдә алып барыла торган эш республика халкына да, россиялеләргә дә күренсен иде барысы да эшләнә. “Төп бурыч булып мәдәният өлкәсендәге казанышларыбызны Россия күләмендә дә пропагандалау, таныту тора. Беренче чиратта юл ача торган зур проектларны күрсәтергә кирәк. Алар үз артыннан башкаларны да ияртәчәк. Моның мисалы булып Алабуганы китерергә мөмкин. Бүген республиканың башка районнары да шундый мөмкинлеккә ия”, - диде Премьер-министр.
Илдар Халиков мәдәни учреждениеләре тәкъдим иткән продукттан халыкның файдалану дәрәҗәсен күрсәтә белү кирәклеген дә ассызыклады. “Безгә әйбәт театр, коллектив, яңа куелыш яки музыка коралы гына түгел, ә Татарстан халкының аларны күрә, файдалана белүе кирәк”, - дип белдерде ул. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, мәдәни продуктны үткәрүдә Интернет, мәгълүмат технологияләре зур роль уйный. Мәдәният министрлыгы Татарстанны, андагы мөһим вакыйгаларны таныту процессында актив катнашырга тиеш. Мисал итеп, “Татар китап фонды” порталы алып бара торган эшне китерергә була. Татарстан турында мәгълүмат бирә торган китапларны глобаль мәгълүмат системасына чыгару эшен дәвам итәргә һәм үстерергә кирәк. Күренекле язучыларыбыз иҗаты башка илләрдә яшәүчеләргә дә таныш булсын өчен, аларны инглиз һәм башка телләрдә тәкъдим итү максатка ярашлы булыр иде.