Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ДОСААФ белем бирү оешмаларына яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ДОСААФ белем бирү оешмалары җитәкчеләренә LADA GRANTA яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды.

Тантана Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИИ мәйданчыгында (Казан, Оренбург тракты) узды.

Рөстәм Миңнеханов ышанып әйткәнчә, бу 100 яңа автомобиль Татарстан Республикасы ДОСААФның автомәктәпләре матди-техник базасын ныгытачак, машина йөртүчеләрне сыйфатлы әзерләүне тәэмин итәчәк. 

Чарада Россия Оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы  ДОСААФ җитәкчесе Радий Зарипов һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, бүген ДОСААФ базасында өлкән сыйныф укучыларын «В» һәм «С» категорияләрендә автотранспорт йөртергә өйрәтү эшләре гамәлгә ашырыла.

«Бүген Татарстанда ДОСААФ аша безнең автомәктәпләрнең, автоклассларның матди-техник базасын ныгыту буенча бу бик мөһим вакыйга. Автоклассларны тәмамлаучылар аттестат белән бергә автотранспорт йөртү хокукына таныклык та алачаклар. ДОСААФ структурасын без, хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча армиягә чакырылучыларны әзерләүдә бик әһәмиятле роль уйный, дип саныйбыз. Хәрби хезмәткә чакырылучы 8 мең татарстанлыдан 1 меңгә якыны белгечлек алган була. Шунысы мөһим – киләчәктә бу әзер белгечләр Татарстан Республикасы халык хуҗалыгында эшләячәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Статс-секретарь - Россия Оборона министры урынбасары Николай Панков  үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан ДОСААФ автомәктәпләре яңа автомобильләр алдылар. «Димәк, яшь кешеләр хәрби-исәпкә алу белгечлегенә генә түгел, гомерлек һөнәргә дә ия булачаклар», – диде Николай Панков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International