Татарстан Республикасы Хөкүмәте Армиянең үзәк спорт клубы (ЦСКА) белән Хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның статс-секретарь – Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Николай Панков белән очрашты.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән РФ Оборона министрлыгының "Армиянең үзәк спорт клубы" федераль автоном учреждениесе («ЦСКА») арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм «ЦСКА» РФ ОМ ФАУ башлыгы Михаил Барышев куйды. 

Әлеге Килешү кысаларында балалар-яшүсмерләр һәм профессиональ спортны үстерү өлкәсендә һәм шулай ук Олимпия резервын әзерләү мәсьәләләре үстерерүдә багланышлар каралган.

Моннан тыш, Татарстан ЦСКА га Сочида 2017 елның 22-28 февралендә узачак III Бөтендөнья һәрби уеннарын әзерләү һәм уздыруда ярдәм итәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанның Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге эре ярышларны оештыруда тәҗрибәсе бай. Әлеге чараларны оештыручыларның берсе - Спорт проектларының башкарма дирекциясе. 

"Хәзер безнед оешма Бөтендөнья хәрби уеннарны оештыруда катнашачак. Бу безнең өчен зур горурлык һәм җаваплык", - диде ТР Президенты. 

Николай Панков әйтүенчә, Россия беренче кат әлеге спорт чарасын кабул итәчәк, анда дөньяның атаклы атлетлары катнашачак. 

"Бу җиңел эш түгел, ләкин сезнең белән, Дирекциягез белән без кышкы Бөтендөнья хәрби уеннарны югары дәрәҗәдә үткәрергә өметләнәбез", - дип ассызыклады РФ оборона министры урынбасары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International