Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясендә (Казан) ТР Премьер-министры “Мәктәп экопатруле” хәрәкәтенең иң уяу яшьләрен бүләкләде. Яшь экологлар оештыру комитеты адресына табигатьне саклау кануннарын бозуны раслаган 5 меңнән артык фотодәлил юллаган.
Мәктәп укучылары укудан буш вакытларында мобиль җайланмалары камераларына тиешсез урыннарда яткан чүплекләрне төшереп, Татарстанның Экология министрлыгына юллаганнар. Белгечләр алар хәбәр иткән урыннарга чыгып, чүплекләрне бетерү буенча чаралар күргән. Шул ук вакытта хәбәр җибәргән һәр кешегә бу турыда телефон аша нәтиҗәсен җиткергәннәр.
“Сез үзегезнең энергиягез, яшьлек энтузиазмыгыз, хезмәтегез белән Татарстан экологиясен яхшыртасыз. Бүген биредә залда утырганнар өлкән иптәшләре –экологларга ярдәмгә килеп, проблемалы экологик мәйданнарны юк итәргә булышучылар. Татарстан Республикасы өчен экология мәсьәләләре аеруча үзенчәлекле. Бездә эре нефть сәнәгате, химия тармагы эшли, без самолетлар һәм вертолетлар төзибез, яңа заводлар сафка бастырабыз һәм болар барысы да безнең урман-елгаларга, басуларга зыян салмаска тиеш”, – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
“Мәктәп экопатруле” II республика конкурсы өчен мобиль телефоннарда iOS һәм Android системасында эшләүче махсус кушымта ясалды, аннан фото һәм видехәбәрләр җибәреп була.
Бәйге нәтиҗәсендә “Иң актив мәктәп укучысы” булып башлангыч сыйныфлар арасында Балтач мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Тимур Гыйльметдинов, Әлмәттән Валерия Сабирова, Байлар Сабасыннан Сабина Сабирова танылды. Иң актив яшь экологлар Әлмәттә, Түбән Камада, Чирмешәндә һәм Алабуга районнарында булып чыкты.
“Әлеге бәйге, беренче чиратта, тәрбияви характерда булуы белән отышлы. Безнең өчен экологик агарту– өстенлекле мәсьәләләрнең берсе, – дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев. – Бәйге нәтиҗәләрен хәзер үк күрү шатлыклы. Балалар үз эшләре белән өлкәннәргә дә үрнәк булып торалар”.
Татарстанның яшь экологлары шулай ук үз проектларын һәм уңышларын күрсәтте. Алар өчен күңелле интерактив уенар да оештырылган иде. Ясалган сыерчык оялары, уңышлы үткәрелгән шимбә өмәләре һәм табигатькә күрсәткән ярдәмнәре өчен алар бу бәйрәмдә кыйммәтле бүләкләргә һәм көчле алкышларга ия булды.