Татарстан “Марс” компаниясенә коры сөт җитештерү өчен чимал җибәрәчәк

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Татарстанда республикадан “Марс” компаниясен чимал белән тәэмин итеп торачак эшче төркем төзелә. Россия вәкиллеге инде Татарстан Республикасы тәкъдимен карау буенча йөкләмә алган.

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җиткерде.

Исегезгә төшерәбез: брифинг ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең АКШка эшлекле сәфәре нәтиҗәләренә багышланган иде.

Талия Миңнуллина аңлатуынча, “Марс” компаниясе коры сөтне кондитер эшләнмәләрендә һәм азык җитештерүдә куллана. “Беренче сөйләшүләр булды, анда компаниянең стратегик үсеше буенча вице-президенты катнашты һәм безнең эшче төркем белән тыгыз эш алып барырга йөкләмә бирде”, — дип билгеләп үтте Талия Миңнуллина.

Эшче төркем беренче этапта продукция стандартларын һәм исемлеген алачак, ул “Марс” компаниясе өчен кирәк. Контрактлар буенча сөйләшүләр якындагы ике ай эчендә булыр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International