Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе – коткарып калынган кешеләр гомере”
2011 елның 11 феврале, җомга
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе коллегиясенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, килеп чыкканнарын бетерү буенча эшчәнлегенә багышланган утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, янгыннар буенча катлаулы булган узган елдагы уңышлы эшчәнлегегез өчен Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте, барлык татарстанлылар исеменнән янгын сүндерү-коткару хезмәтендә эшләүчеләрнең һәркайсына олы рәхмәт белдерәм, дип мөрәҗәгать итте. Республиканың былтыр 2,5 мең кешесе үлемнән коткарылган, ә кеше гомерен берни белән чагыштырып та, алыштырып та булмый, хәтта үз гомерләре бәрабәренә кешеләрне коткарырга ашыккан фидакарьләр арабызда яши, алар – сезнең сафта, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе – коткарып калынган кешеләр гомере, диде Хөкүмәт җитәкчесе.
Быел декабрьда, электр чыбыклары бозлану сәбәпле, республикада электр белән өзеклекләр булуын искәртеп, И.Халиков, алга таба тормыш өчен мөһим булган объектларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү, моның өчен автоном режимда эшли торган җиһазлар алдыру мәсьәләсенең мөһимлеген күтәрде. Республика муниципаль берәмлекләре җылылык һәм су белән тәэмин ителгән булырга тиеш, чөнки, әйтик, кышкы салкында 5-6 сәгать өзеклек тә тагын да хәтәррәк хәл китереп чыгарырга сәләтле, дип искәртте ул.
Быел республика муниципаль берәмлекләрендә ирекле янгын сакчылыгы системасы булдыру, аларның эшчәнлегенә кагылышлы норматив-хокукый базаны камилләштерү, тагын “112” бердәм системасы колачын киңәйтү юнәлешендә эш башкару сорала, министрлыкка исә “Электрон хөкүмәт” системасы аша мәгълүмат алмашу мөмкинлеген күбрәк куллану киңәш ителә. Урманнарда, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, моның өчен үләнгә ут кабуның һәр очрагы саен чарасын вакытында күрү зарур, чөнки узган сезонда үләнгә капкан янгынны көненә уртача 370ләп тапкыр сүндерергә чыгарга туры килгән, шулай ук сулыкларда вазгыятьне даими контрольда тоту кирәк, дип басым ясап әйтте И.Халиков.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге башлыгы Игорь Паньшин, республика янгын сүндерүчеләре, коткару хезмәте алдына куелган бурыч-максатларны намус белән үтәп кенә калмады, янгыннар дөрләгән тирә-күрше төбәкләргә, Россиянең башка субъектларына да ярдәмгә чыкты, декабрьда электр линияләре бозланып, электр энергиясе буенча өзеклекләре булгач та Татарстан югалып калмады: тиз арада бу өзеклекләр бетерелде, дип искәртте. “Биредә мин Республика гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе рәисе – Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовка аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бик инициативалы, таләпчән һәм эшлекле җитәкче, гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча ул керткән тәкъдимнәр Россия төбәкләренә үрнәк мисал буларак тәкъдим ителә”, - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге башлыгы И.Паньшин.
Коллегия утырышында ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та сүз алып, республиканың урман байлыгын саклап калудагы хезмәтләре өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе – Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аның подразделениеләре офицерларына һәм алар кулы астында эшләүче утка йөзгә-йөз торучы барлык хезмәткәрләргә рәхмәт, диде. Узган җәйдәге янгын куркынычы сезонында урман янгыннарына каршы торуда бергәләп эшләдек, алга таба да шулай булыр дип ышанабыз, дип белдерде министр Н.Мәһдиев.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз