Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятияләре белән хезмәттәшлеген ныгыту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәт йортында узды, анда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре җитәкчеләре катнашты.
ТР Премьер-министры төп бурычларның берсе буларак, Татарстан Республикасының төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләренең үзара хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген күтәрүне атады.
Төп докладны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов ясады. Ул үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәләре турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, бүген эш биш юнәлештә алып барыла. Бу шул исәптән, техник хезмәткәрләрнең инжиниринг үзәкләренең булган мөмкинлекләре белән танышу, Россиянең зур холдинглары һәм дәүләт корпорацияләре белән хезмәттәшлеге, уздырыла торган күргәзмә кысаларында төбәкара элемтәләрне һәм халыкара хезмәттәшлекне җайга салу (“Иннопром”, Татарстан нефть, газ һәм химия форумнары һ.б.), кирәкле сертификат һәм лицензияләр алуда ярдәм итү, кабель җитештерү өчен импортны алыштыручы полимер материаллар белән эшләү.
Альберт Кәримов шулай ук бергә хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләрне билгеләде. Алар арасында предприятиеләр өчен кирәкле ярдәмчел җиһазлар, кадрлар, сертификат һәм лицензияләр җитмәве турында әйтте.
Киңәшмәдә катнашучылар гамәлдә булган инжиниринг үзәкләренең эшчәнлеге, аларның киләчәктәге үсеш перспективалары хакында җентекләбрәк фикер алыштылар.
Төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре вәкилләре тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар.