Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева белән очрашты

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында үтте. 

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре, таможня тармагына караган актуаль мәсьәләләр, шул исәптән таможня органнары белән нәтиҗәле идарә итү турында сөйләштеләр. 

Очрашуда шулай ук Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов һәм башкалар катнашты. 

Искәртик, Казан Ратушасында бүген Идел буе таможня идарәсе коллегиясе утырышы уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International