Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе коллегиясендә: уңайлы инвестиция климатының мөһим тәшкилияте – коррупция күренешләренә каршы көрәш

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Таможня администрацияләвен киләчәк камилләштерү һәм хокук даирәсен ныгыту – җәлеп итәрлек инвестиция климатын булдыруның, Татарстанның һәм Идел буе федераль округының тышкы сәүдәсен һәм икътисадын үстерүнең төп факторларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе коллегиясендә хәбәр итте. 

Чара Казан Ратушасында узды. Анда Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева, Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Утырышны ачып, Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Идел буе таможня идарәсе коллегиясе утырышын Казанда уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада мондый зур чаралар уздыру, шул исәптән таможня тармагында да, яхшы традициягә әверелде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген карала торган мәсьәләләр ведомство өчен генә мөһим түгел – нәкъ менә илнең таможнясын җайга салу икътисадның прогрессив үсешен тәэмин итә, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыра. 

«Таможня администрацияләвен киләчәк камилләштерү һәм хокук даирәсен ныгыту – җәлеп итәрлек инвестиция климатын булдыруның, Татарстанның һәм Идел буе федераль округының тышкы сәүдәсен һәм икътисадын үстерүнең төп факторларыннан берсе», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан, ил субъектлары арасында алдынгы урыннарны саклаган килеш, Идел буе федераль округы төбәкләре рейтингында да алда бара, Сәнәгать җитештерүе индексы да тотрыклы үсештә. Татарстан Россия дәрәҗәсендәге инвестиция проектларын гамәлгә ашыра. Шул исәптән «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, анда 22 заманча производство эшли, Иннополис инновацион шәһәре, максаты – югары технологияләр ярдәмендә икътисад үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру.

Ел саен республикада халыкара мәдәни һәм спорт чаралары уздырыла – 2013 елгы бөтендөнья җәйге универсиадасы, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 елда Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты, шулай ук 2019 елда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак.

«Барлык бу чараларда да таможня хезмәте эшли, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм бу – гаять зур күләмле эш. Ышанам, сезнең коллегалар куелган бурычларын җиренә җиткереп үтәрләр».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанның бүгенге уңышлы үсеше күбесенчә – федераль структуралар, республика дәүләт хакимияте органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары белән уртак эш нәтиҗәсе.

«Идел буе идарәсе өлешендә таможня органнарына каршы кабул ителгән суд каралары саны аз булу – шатлыклы күренеш. Бу  таможня контроленең сыйфатын һәм бизнесның хакимияткә ышануын раслый», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Уңайлы инвестиция климатының мөһим тәшкилияте – коррупция күренешләренә каршы көрәш. Татарстан үзен коррупциягә каршы бирешмәс көрәш алып баручы төбәк дип саный, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Монда дәүләт идарәсенең ачыклыгына, административ барьерларның булмавына, гражданнарны иҗтимагый күзәтчелеккә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, коллегия Татарстан таможнясы төзелүгә 30 ел тулар алдыннан уздырыла. Эшчәнлегенең барлык чорында таможня зур үзгәрешләр кичерде, шуңа да карамастан, сез Россия бюджетын уңышлы тулыландыругызны дәвам итәсез, диде ул.

Татарстан Президенты Идел буе таможня идарәсе коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук таможня органнары хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International