Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Чүпрәле укучылары ТР Президентына татар телендә җырлый тороган роботны тәкъдим итте
2011 елның 12 феврале, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Чүпрәле муниципаль районына эшлекле визиты кысаларында Иске Чүпрәле 1 нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбендә булды.
Иске Чүпрәле авылындагы мәктәп – Татарстанның иң борынга уку йортларының берсе. Аңа 1900 елда нигез салынган. 2008 елда заманча җиһазландырылган яңа бина төзелгән.
Мәктәп фойесында Татарстан Президенты рәислегендәге делегацияне укучылар каршы алды һәм кунакларга татар, рус һәм инглиз телләрендә белемнәрен күрсәтте. Аннары Чүпрәле районы башлыгы Тимур Ногъманов республика башлыгына плазма экранда районда мәгариф системасы үсеше программасын тәкъдим итте. Биредә 35 мәктәп эшли, укытучылар һәр 5 ел саен квалификацияләрен күтәрә.
2010 елда 245 педагогка ноутбук бирелгән. Районда укытучыларның 54 проценты “ТРда Электрон мәгариф” мәгълүмати системасында эшли. Моның белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты ТР Пемьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.Никифоровка уку елы ахырына кадәр Чүпрәле районының барлык укытучыларын да ноутбуклар белән тәэмин итүне йөкләде.
Т. Ногъманов ТР Президентына иң кечкенә сыйныф 7 укучыдан тоар, дип белдерде. “Бер сыйныфта 2–3 бала белем алса, уку процессын оптимальләштерү хакында уйларга кирәк. Бу очракта өйдә белем бирү системасы нәтиҗәлерәк булырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
“Барс групп” компаниясе вәкиле, үз чиратында, Президентка идарә итү карарлары кабул итүдә ярдәм итәчәк хакимият башлыгы панеле буенча сынау проектын тәкъдим итте. Компания барлык хакимият башлыклары өчен бердәм электрон стандарты эшләргә тәкъдим итә. Хәзерге вакытта республика районнары башлыклары өчен кирәкле мәгълүмат исемлеге формалаштырыла.
Республика башлыгы биология буенча ачык дәрестә булды, аны 2010 елда “Ел укытучысы” район титулын алган югары квалификацияле категорияле укытучы Резидә Җаббарова әзерләгән. Ул 11 сыйныфлар өчен интерактив такта ярдәмендә дәрес алып барды.
Роботларны модельләштерү түгәрәгендә Рөстәм Миңнехановка роботларның 3 комплекты күрсәтелде. Балалар кул белән кагылып китүдән хәрәкәт итә башлый торган “робот-гуманоидлар” мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Робот өстәл өстендә атлап кына калмады, ә кунаклар белән татар телендә исәнләште һәм танылган эстрада җырчысы Салават репертуарындагы җырдан өзек тә башкарды. Шулай ук Татарстан Пезидентына робот-трансформер һәм робот–сайлаучы мөмкинлекләре дә күрсәтелде.
Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы мәктәбендә барлыгы 490 бала белем ала. Алар электрон көндәлектән файдалана, әти–әниләре Интернет аша билгеләрен карый ала. Мәктәптә 53 укытучы эшли, һәркайсы ноутбук белән тәэмин ителгән.
Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.Никифоров, ТР мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М.Шакиров һәм башкалар озатып йөрде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз