Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать комплексы өлкәсендә “Яңа авыл” инвестиция проектын тәкъдим иттеләр. Бу чара ТР Президенты эшлекле визит белән барган Чүпрәле муниципаль районы Мәдәният йортында узды.
Татарстан Президентына республика авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча яңа проектны модератор, “Агропаркменеджмент” идарәче компаниясе җитәкчесе Юрий Шевченко тәкъдим итте.
Проект “Яңа авыл”ны үз эченә алган агрокомплекс булдыруны күзаллый, аның составында терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерү буенча 160 заманча мини-ферма, ит эшкәртү заводы, сөт һәм катнаш азык заводы, шулай ук 130 уңайлы, җиһазланган йорт, медицина учреждениесе, мәктәп, балалар бакчасы, спорт һәм сәүдә-күңел ачу корылмалары кебек инфраструктурасы булырга тиеш.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.