«Бизнес класс» программасын тәмамлаучыларга бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Саклык банкы" ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм ЕМЕА (Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка) төбәгендә Google компаниясенең стратегик партнерларык буенча президенты Карло Бьондо дипломнар тапшырдылар.
Чара югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - ИТ-парк мәйданчыгында Казанда узды.
Дипломнар тапшыру чарасы Google һәм Саклык банкының уртак белем бирү проектын гамәлгә ашыруның беренче нәитҗәләрен чыгаруга әйләнде. Проектка Татарстан Республикасы Хөкүмәте дә җитди ярдәм күрсәтте.
«Бизнес-класс» проекты быел апрель аенда Татарстанда гамәлгә ашырыла башлады. Проектта катнашырга теләүчеләр аның сайтында (www.business-class.pro) 30 мең гариза калдырган. Барысы 20 меңнән артык кеше уникаль программа буенча белем ала башлады, программа нигезендә эшкуарлар һәм булачак эшкуарлар өчен экспетлар белән практик дәресләр каралган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, 4500 кеше программа буенча уңышлы гына белем алу курсын тәмамладылар. Без 14 меңнән кешегә бизнес нигезләрен өйрәтә алырбыз дип хыялланмаган да идек, диде Рөстәм Миднеханов, бу чыннан да югары профессиональ программа.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, безнесны үстерү өчен кирәкле инфраструктура һәм акча булуы гына җитми, иң әһәмиятлесе - кеше.
Ул билгеләгәнчә, «Бизнес-класс» программасында бизнес ачырга теләгән һәм аны үстерергә теләзгән кеше өчен җитәрлек белем бирелә.
Әлеге белем бирү нәтиҗәләрен без якындагы перспективада күрә алачакбыз, диде Татарстан Президенты.
ЕМЕА (Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка) төбәгендә Google компаниясенең стратегик партнерларык буенча президенты Карло Бьондо үз чиратында билгеләгәнчә, Татарстан «Бизнес-класс» проекты гамәлгә ашырылган Россия регионнары арасында беренчесе булды. Ул да проектның уңышлы булуын ассызыклады. Проектта катнашучылар арасында төрле һөнәрләр ияләре катнашты - авыл хуҗалыгыннан башлап белем бирү өлкәсендә кадәр. Катнашучыларның уртача яше - 26. Программада теркәлүчеләрнең күбесе - хатын-кызлар (60 %).
"Саклык банкы" ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Google компаниясе җитәкчелегенә инициативалары өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук ассызыклаганча, Татарстан Республикасы очраклы гына программаны гамәлгә ашыру урыны булмады. Герман Греф фикеренчә, биредә идеяне билгеләү һәм аны тормышка ашыру арасында кыска вакыт уза. Безне Татарстан белән озак вакытлы һәм дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, диде Греф.
Шуннан Герман Греф "Үсешкә омтыл яки үләчәксең" темасына лекция укыды. Мисал итеп ул хәзеорге вакытта ябылган Nokia компаниясен китерде. Компания, тиешле вакытта заман таләпләренә туры килеп үзгәрмәгәнгә, үзенең гадәттәге һәм уңышлы бизнесын югалтты, диде Герман Греф, шуңа күрә дөнья бүген бик тиз үзгәреп тора.
Аннары сорау-җавап формасында очрашу дәвам итте, эшкуарлар Рөстәм Миңнехановка, Герман Грефка һәм Карло Бьондога сораулар биреләр.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов республикада чиновниклар өчен яңа мәгариф программасы көтелгәне турында хәбәр итте, аны Google компаниясе оештырырга сүз биргән.