Герман Греф: «Бизнес класс» программасы, Татарстан Республикасында җайлаштырылганнан соң, Россиянең башка регионнарына да гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк

2016 елның 18 ноябре, җомга

«Бизнес класс» программасы, Татарстан Республикасында җайлаштырылганнан соң, Россиянең башка кайбер регионнарына да гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк. Алдагы төбәк Екатеринбург булачак. Бу хакта бүген Казанда матбугат конференциясендә "Саклык банкы" ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф хәбәр итте. 

«Бизнес класс» программасы Татарстанда тикшерелеп җайлаштырылды. Ул көтелмәгән уңышларга иреште, һәм без аны гамәлгә ашыруны Россиянең башка регионнарында да дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек. Саклык банкы белән Google хезмәттәшлеге илебез эшкуарларына уңышлы бизнес оештырырга һәм үстерергә ярдәм итәчәк. Татарстан программаны тикшереп карау өчен, Россия инвестицияләр өчен уңайлы регионнары рейтингында беренче урында булганга күрә, сайланылды. Һәм без беренче тәҗрибәбезнең уңышлы булуын теләдек. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәменә дә өметләнгән идек. Биредә гаять күп кеше программада катнашты", - дип ассызыклады Герман Греф. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың икътисадый үсеше өчен иң мөһиме кешеләр булуын ассызыклады. "Безнең өчен барыннан да әһәмиятлесе - кешеләр. Ләкин аларга белем бирергә кирәк. Бу программа - Татарстан өчен үзен уңай яктан күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлекю Бездә инде дүрт меңнән артык кеше программаны тәмамлады. Бүгенге көндә конкурентлы бизнес алып барырга телисез икән, сезнең белем һәм күнекмәләр булырга тиеш. Кешеләрне белемгә тартырга кирәк. Программада кискен мәсьәләлр һәм темалар бар, бу бик файдалы һәм кызык. Без дәвам итәчәкбез. Әлеге проекттан күбрәк файда алырга тырышачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Татарстандагы мондый уңай тәҗрибә программаның башка регионнарда гамәлгә ашырылуының уңышлы булуы турында әйтергә мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады ЕМЕА (Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка) төбәгендә Google компаниясенең стратегик партнерларык буенча президенты Карло Бьондо. 

Программаның финанс ягы турында Герман Греф коммерция сере булуын әйтте. 

Матбугат конференциясе кысаларында "Сакалык банкы" ГАҖ һәм Google компаниясе арасында Кече һәм урта бизнес өчен программаларны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International