Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния штаты (АКШ) губернаторы Джерри Браун белән телефоннан сөйләште.
Рөстәм Миңнеханов Америка коллегасына бер атна элек Татарстан делегациясенең Калифорниягә эш сәфәрен югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, визит кысаларында күп кенә мөһим очрашулар уздырырга мөмкин булды, шул исәптән АКШның эре бизнесы даирәсе вәкилләре белән дә.
Рөстәм Миңнеханов Калифорния губернаторын җавап визиты белән Татарстанга чакырды.
Сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Джерри Браун киләчәктә төбәкара багланышларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, яклар Татарстан Республикасы белән Калифорния штаты арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен өйрәнү өчен эш төркеме төзү турында килештеләр.