Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Ул Совет партиясе һәм дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиевка һәйкәл ачу тантанасында катнашачак (Мәскәү, Даниловское зираты).
Шуннан Татарстан Президенты катнашында "Мәскәү-Татарстан" күпере" II Мәскәү яшьләр форумы узачак. Чарага Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшьләре - башкала вузлары студентлары, эшкуарлар, танылган спортчылар чакырылган. Форум программасында "Уңышка адымнар", "Сәләт. Ничек аны билгеләргә?", "Үзгәрешләргә ачык булу" һәм башка темаларга сессияләр була.