Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» II Мәскәү яшьләр форумында катнашты.
Чара «Корстон» (Мәскәү) кунакханә комплексының «Чайковский» залында узды. Форумда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең 35 яшькә кадәрге яшьләре катнашты – башкаланың югары уку йортлары студентлары һәм яшь белгечләр.
Искәртәбез, форумның төп максаты – Мәскәү регионы яшьләр берләшмәләрен берләштерү, яшьләрнең социаль адаптациясенә ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү.
Форумда катнашучылар алдында Татарстан Республикасының горурлыгы булган күренекле вәкилләре чыгыш ясады. Болар – Россия Федерациясе Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш буенча урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова, театр һәм кино актеры, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Марат Бәшәров һәм башкалар.
Николай Никифоров Татарстанда мәгълүмат технологияләре өлкәсендә инновацион проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Марат Хөснуллин исә Татарстан Республикасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшләгән чорларын искә төшерде.
Форумда чыгыш ясаучыларның барысы да яшь кешеләргә даими рәвештә белемнәрен арттырырга һәм камилләшергә киңәш иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, һәр эшне башкалардан әйбәтрәк башкарырга омтылырга кирәк.
«Хезмәт итәргә, эшләргә, үз юлыңны эзләргә һәм башкаларны кабатламаска тырышырга, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәр урында яхшы эшләргә кирәк. Уңышның нигезе дә шунда. Тырышлык булмаса, хезмәт тә юк – үзеңдә булган талант та хәтта юкка чыгарга мөмкин».
Татарстан Президенты ассызыклаганча, якташлар белән, бигрәк тә яшьләр белән аралашу энергия һәм оптимизм өсти.
Форум программасында түбәндәге тематик блоклар бар иде: «Уңышка адымнар», «Җаның теләгән һөнәр. Аны ничек табарга?», «Үзгәрешләргә ачык булу».
Азакта сораулар һәм җаваплар сессиясе узды.