Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан салым органнары хезмәткәрләрен Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
“Хөрмәтле Татарстан Республикасы салым органнары хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне РФ салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Салым хезмәте дәүләт финанс системасының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүче төп буын.
Сез югары профессионализм һәм хезмәт сөючәнлек белән алдынгы технологияләр кулланып, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджеты тулылануын, эшмәкәрлек активлыгын, икътисадның тотрыклы үсешен, шулай ук республикада уңай инвестиция климатын булдыруны тәэмин итеп, куйган бурычларны уңышлы хәл итәсез.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллективының җайга салынган эше, югары нәтиҗәләргә ирешү омтылышы дәүләтнең салым сәясәтен нәтиҗәле итеп гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Барыгызга да киләчәктә нәтиҗәле эшчәнлек һәм билгеләнгән максатларга ирешүне телим. Бәхет, нык сәламәтлек, уңышлар, яхшы кәеф сезгә!
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков”.