Рөстәм Миңнеханов Россия Гандбол федерациясе президенты Сергей Шишкарев белән очрашты

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гандбол федерациясе президенты Сергей Шишкарев белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар төбәктә гандбол үсеше мәсьәләләре турында, спорт тематикасына башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

Искәртәбез, Казанда чагында Сергей Шишкарев «Санкт-Петербург» волейбол үзәген, Бокс һәм өстәл теннисы үзәген, «Баскет-холл» БСК карады.

Моннан тыш, Россия Гандбол федерациясе президентына «Татнефть-Арена» спорт сараен, Ишү спорт төрләре үзәген һәм башкаларны күрсәттеләр.  

Сергей Шишкарев белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм   Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International