Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Никаноров белән очрашты.
Очрашу иртәнге аш форматында «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә узды.
Искәртәбез, бүген Вадим Никаноров «Чиста су. Казан - 2016» VII махсуслаштырылган күргәзмәсендә һәм конгрессында катнашачак.
Очрашуда катнашучылар республиканың су хуҗалыгы тармагын үстерү, су объектларын саклау һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.