Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Чиста су. Казан-2016" VII махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм конгрессын ачты. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә узды.
Тантанада шулай ук Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Никаноров, Түбән Идел бассейнының сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе денис Калинкин һәм башкалар катнашты.
Күргәзмәдә катнашучылар тәҗрибә белән уртаклаша, алдынгы технологияләр белән таныша алалара, су ресурслары өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыша алалар. Моннан тыш, су ресурсларын рациональ файдалану һәм әлеге өлкәдәге экология проблемаларына җәмәгатьчелек, дәүләт һәм коммерция оешмалары игътибарын җәлеп итә алачаклар.
Татарстан - Россиянең сулыкларга бай субъектларының берсе. Аның территориясендә 36 мең су объекты бар.
"Татарстан - округта су күләме буенча алдынгы субъект. Һәм, әлбәттә, су икътисадыбыз һәм ял өчен нигез булып тора. Бу әһәмиятле табигать ресурсыннан башка без бер бурычны да чишә алмыйбыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
"Быел республикада Су саклау зоналары елы игълан ителде. 2017 елда без су объектларын төзекләндерү һәм сулыкларга юлны ачу эшен дәвам итәчәкбез. Без хәл итәргә тиешле мәсьәләләр күп, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген Татарстанның су ресурслары гаять күп, ләкин бөтен җирдә дә татарстанлылар һәм кунакларыбызга кирәкле инфраструктура җитәрлек түгел".
Вадим Никаноров билгеләгәнчә, федераль агентлык республикада 2016 елны су саклау зоналарына багышлауны уңай кабул итте, һәм бу эштә актив катнашты.
"Безнең 2017 елдагы Экология елына багышланган чаралар комплекасы планын гамәлгә ашыру буенча федераль план бар. Аның кагыйдәләрен гамәлгә ашыргач, без су ресурслары белән идарә итүнең яңа этабына күчәчәкбез, һәм алдагы буыннарга уңай үрнәшк күрсәтәчәкбез", - дип ышанып әйтте Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң кунаклар экспозиция белән таныштылар. Күргәзмәдә субүлгеч системаларын тәэмин итү җиһазларын, су белән тәэмин итү системалары, суны эшкәртү, чистарту җиһазларын тәэмин итүче 30 оешма һәм компания катнаша.