Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара шәһәренә эш сәфәре кылды. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко белән бергә, ул «Самара Арена» стадионы төзелеш мәйданчыгында булды һәм төзелеш барышы белән танышты. Чарада шулай ук «Россия — 2018» оештыру комитеты» КАБО генераль директоры Алексей Сорокин, Самара өлкәсе вице-губернаторы – төзелеш министры Алексей Гришин һәм «Казан» ПСО генераль директоры Равил Җиһаншин катнашты.
Равил Җиһаншин билгеләп үткәнчә, бүгенгә барлык эшләрнең 48-50%ы үтәлгән. Ел азагына кадәр төзүчеләр тимер-бетон конструкцияләр коруны бөтенләй тәмамларга җыена. Әлегә бетон эшләре 88%ка үтәлгән.
Подрядчы аңлатканча, гөмбәзне кору эшләрен киләсе елның язына төгәлләргә җыеналар.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары төзелеш масштабын өске трибуналардан бәяли алды. Моннан тыш, кунакларга стадион тирәсендәге территорияне төзекләндерү концепциясе дә тәкъдир ителде.
Азакта Виталий Мутко эшләрне үз вакытында тәмамлау кирәклеген төзүчеләргә искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, объект 2017 елның декабрендә тапшырылырга тиеш.