Татарстанга спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко килде

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасына спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко килде.

«Казан» халыкара аэропортында Виталий Мутконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Иртәгә Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры берничә спорт объектында булачак һәм очрашлар уздырачак, дип көтелә.  

Искәртәбез, Виталий Мутко төп объектларның 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерә һәм бүген, 2016 елның 23 ноябрендә, ул  «Самара Арена» (Самара) яңа стадионын төзүнең барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International