Татарстан Республикасында энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча программаның тормышка ашырылуы турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков күргәзмәдә Россия энергетика министры Александр Новакка сөйләде.
Күргәзмә энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча ENES халыкара форумы кысаларында уза (Мәскәү).
Форумда Татарстанның энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге тәҗрибәсен чагылдыручы бердәм экспозиция куелган.
ENES халыкара форумында “Татнефть” ГАҖ, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ, “Казаноргсинтез” ГАҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “Генерирующая компания”ААҖ, “ТГК-16” ААҖ, “Сетевая компания” АҖ, “Татэнергосбыт” АҖ, Казан дәүләт энергетика университеты, “Ледел” ҖЧҖ, “РариТЭК” ҖЧҖ катнаша.
Экспозицияне карау барышында Илдар Халиков Татарстанда энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелегенә ирешү программалары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар исәбенә, Татарстанда тулаем төбәк продуктының энергия чыганакларын киметүгә ирешеп була. 2015 елда ул, 2007 елдагы база күрсәткече белән чагыштырганда, 23,2 процентка кимегән.
Моннан тыш, Илдар Халиков Россия энергетика министрына Татарстанның бюджет өлкәсендәге энергонәтиҗәлелек мониторингы күрсәткечләрен тәкъдим итте. 2013-2015 елларда бюджет өлкәсендә энергоресурсларны 5,5%ка азрак куллану тәэмин ителгән.
Алга таба Илдар Халиков “Лидерлар-шәһәрләрнең уртак көче белән тотрыклы үсешкә һәм инновацияләргә” темасына багышланган пленар утырышта һәм Халыкара форум программасында каралган башка чараларда катнашты.