Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында фуллереннар наноөтәмәләре ярдмендә ясалган продукцияне җитештерү һәм тикшерү буенча пилот мәйданчык ачылырга мөмкин. Бу тәкъдим бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында яңгырады. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне "ТАИФ", "Татнефть" компанияләре, төзелеш һәм юл төзелеше тармагы вәкилләре, КФУ һәм КНИТУ-КАИ белгечләре катнашында өйрәнергә йөкләде.

Сүз «НИИграфит» Мәскәү институтының эре нефть-химия предприятиеләрендә фуллереннарны куллану тәкъдиме турында бара. Углеродның бу төре 1985 елда ачылган, ә соңгы вакытта киң таралыш таба. Полимер чималга аз күләмдә өстәлгән фуллереннар эшләнмәләргә яңа сыйфат бирә. Шул рәвештә үзгәртелгән материаллар интеграль микросхемалар һәм микрочиплар, графен нанотасмалар, газ үткәрми торган түшәү материаллары, сенсорлы һәм сыек кристаллы экрнаннар җитештерүдә файдаланылалар. Бу яңа полиуретан кулланыштагы сыйфатлары буенча пластмасса, металлдан, каучуктан ныграк. Киләсе ел февралендә «НИИГрафит» галимнәре делегациясенең, Татарстан предприятиеләре белән якыннан мәсьәләне хәл итү өчен, килүе көтелә.

Фуллереннарны куллануда мөмкин булган юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" да база майларны җитештерүне, Түбән Камада җитештерелә торган шиналарның кулланышын озайту һәм башкаларны атады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International