Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча кабул ителүче чаралар турында» темасына төп нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең, башка ведомстволар белән берлектә, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә тикшереп тору чараларын уздырулары хакында сөйләде
Игорь Марченко шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вазыйфаи затларындагы административ материаллар буенча тартып алынган алкоголь һәм спиртлы продукция күләме турында да хәбәр итте.
Өченче кварталда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә дә, шулай ук мобиль төркемнәр составында 3272 алкоголь базары объектын тикшергәннәр. Инспекция шулай ук, ЮХИДИИ хезмәткәрләре белән берлектә, алкоголь продукциясе ташучы автотранспортны да тикшерде. Чистай муниципаль районында, шулай ук Казанда күп тикшерүләр узды.
Күп кенә муниципаль берәмлекләрдә үткән елның шушы чорына карата чаралар саны кимеде, шул исәптән Буа, Минзәлә, Лаеш, Әгерҗе муниципаль районнарында, дип хәбәр итте Игорь Марченко.
Утырыш барышында алкоголь һәм спиртлы продукция өлкәсендә хокук бозулар буенча вәкаләтле органнар салган штрафлар турында мәгълүмат китерелде.
2016 елның 3 нче кварталында массакүләм мәгълүмат чараларында алкоголь тематикасы буенча 320 публикация чыгарылган (интернет, матбугат басмалары), телевидениедә сюжетлар – 41, радиода – 27.