Татарстан Президенты «СуперОкс» ЯАҖ нең Директорлар советы рәисе Андрей Вавилов белән очрашты

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «СуперОкс» ЯАҖ нең Директорлар советы рәисе Андрей Вавилов белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев, республиканың эре энергетика предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

Яклар электр энергиясе белән ышанычлы һәм өзлексез тәэмин итү мәсьәләләре, электр энергиясен улланучыга җиткерү өчен чыгымнарны киметү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International