Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бүген 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты һәм Конфедерацияләр кубогы-2017 уздыру чорында иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара оператив штабның чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия ФИХ директорының беренче урынбасары Сергей Смирнов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты һәм Конфедерацияләр кубогы-2017 матчларына әзерлек һәм аларны уздыру чорында Татарстан башкаласында иминлекне тәэмин итүгә юнәлгән оештыру һәм оператив чаралар әзерләү мәсьәләләрен карадылар. Аерым алганда, транспорт инфраструктурасы объектларының, спорт һәм сәнәгать объектларының, шулай ук гражданнар күпләп җыела торган урыннарның терроризмнан сакланышының торышы турында нотыклар тыңланылды.