Отылган як та риза булырлык итеп эшләү – ТР җәмәгать судьялары системасында мөһим сыйфат. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Мәскәү районы җәмәгать судьялары өчен яңа бина ачылу тантанасында белдерде.
Бу чарада ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР юстицияя министры Лариса Глухова һәм башка рәсми затлар катнашты.
Илдар Халиковка ремонт үткәрелгән бинаны –утырышлар залын, җәмәгать судьяларының эш бүлмәләрен күрсәттеләр.
ТР Премьер-министры, үз чиратында, эшләрне уңай алып бару һәм гражданнарны кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган, дип билгеләде. “Бәхәсле мәсьәләләрне чишүдә авырлык нәкъ менә җәмәгать судьяларына төшүен аңларга кирәк. Гражданнар штукатуркасы коела торган төзек булмаган бинага килә икән, ул дәүләтне дә, мәхкәмәне дә шундый итеп кабул итәчәк”, – диде ул.
Илдар Халиков шулай ук билгеләгәнчә, соңгы елларда җәмәгать судьялары эшеннән риза булмаучылар юк. “Гадел хөкемне тормышка ашырганда, отылган як та риза булып калырлык итеп эшләү – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары системасында мөһим сыйфат», – дип искә төшерде ул.
Илдар Халиков җәмәгать судьяларын яңа бина белән котлады һәм уңышлы эшләр теләде.
“Мин бу бинада законлы карарлар гына түгел, ә бәлки гадел карарлар чыгарылуын телим. Моннан киткәндә кешеләр карарларны яңадан карау теләге белән китмәсеннәр иде, аңа ышансыннар һәм ни өчен шундый карар чыгарылганын аңласыннар иде”, дип өстәде Илгиз Гыйләҗев.