Россиядә хезмәт хакларын түләү буенча тоткарлыкларның гомуми күләме 4 млрд. сум яисә предприятиеләрдә бер айлык хезмәт хакы фондының 1%ы күләмендә исәпләнә. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев хезмәт хаклары буенча бурычларга багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Дмитрий Медведев ассызыклаганча, бу мәсьәләдә саннар турында гына сөйләшү дөрес түгел, чөнки “һәр түләнмәгән 1 сум артында кешеләр тора”. “Ноябрьдә акча алмаучылар саны 70 меңгә җитә. Мондый хәл булырга тиеш түгел. Хәтта аз гына тоткарлыкларга да бернинди аклау юк, бөтенесен гомуми икътисади хәлгә дә бәйләргә ярамый”, – дип билгеләде Россия Премьер-министры.
Дммитрий Медведев сүзләренчә, бурычлар җыелуның төп сәбәбе, оешмаларның үз акчалары булмауда. Бурычлар төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан вакытында акча күчерелмәү аркасында килеп туган. Ләкин бу проблеманың 97%ы оешмаларның үз акчалары җитмәүгә бәйле.
“Түләү тәртибен ныгытырга кирәк. Элегрәк без хезмәт хакларын түләүне контрольдә тоту буенча “юл картасын” раслаган идек, эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгын арттырдык. Акчаны тоткарлаучыларга штраф салына. Икенче тапкыр шул ук хәл кабатланса, штрафлар арта. Шулай ук без эшчеләргә компенсация күләмен арттырдык һәм һәр кичектерелгән көн өчен процент ставкасын ике тапкырга күтәрдек”, – дип хәбәр итте Россия Премьер-министры.
Бу тема төбәк җитәкчеләренең шәхси контролендә булырга тиеш, дип өстәде Дмитрий Медведев. “Төбәкләр бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруга өстәмә чыгымнарны өлешчә компенсацияләүгә, шулай ук бюджетны тәэмин итүне тигезләүгә дотациялар алды. Ләкин проблема саклана икән, димәк, бу чаралар гына җитми һәм тагын өстәмә адымнар кирәк”, – дип йомгаклады РФ Премьер-министры.