Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Кытайның KERUI компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Илдар Халиков Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән Кытай коллегаларына төбәккә булган кызыксыну һәм очрашуга килгән өчен рәхмәт белдерде. Ул соңгы вакытта Кытай партнерлары белән эшлекле элемтәләр артты һәм системалы рәвештә бара, дип билгеләде. Моннан тыш, Казанда Кытайның Генераль консуллыгын ачу турында карар кабул ителгән инде.
Илдар Халиков Татарстанга эшлекле очрашуга Кытай җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук Кытай провинцияләреннән дә киләләр, дип искә алды, бу мөнәсәбәтләрнең, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә ныгуы турында сөйли.
Кытай компанияләре катнашында гамәлгә ашырылган проектлардан ул Татарстан территориясендә “Хайер” Кытай компаниясе (Чаллы) ачылуын, Кытай химия-инжиниринг компаниясенең “Аммоний” заводы (Менделеевск) төзелешендә катнашуын атады. Илдар Халиков Кытай коллегалары катнашында шундый зур проектларның күп булачагына ышануын белдерде. Аның сүзләренчә, ике елдан югары тизлекле “Мәскәү – Казан” тимер юл магистрале төзелеше проекты гамәлгә ашырыла башлаячак, проектта Кытай инвесторлары катнаша.
Алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек, ике як өчен дә кызыклы булган юнәлешләр буенча фикер алыштылар.