Казанда Конфедерацияләр кубогы - 2017 җирәбә салу тантанасы узды

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Бүген Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы жирәбәсе узды. Тантананы ачып, ФИФА президенты Джанни Инфантино турнирны оештыручы шәһәрләрнең берсе булган Казанның казанышын билгеләп үтте.Чарада РФ Хөкүмәте Рәисенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Виталий Мутко, РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, FIFA президенты Джанни Инфантино, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. 

Конфедерацияләр кубогын Россиянең дүрт шәһәре кабул итәчәк: Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казан. Татарстан башкаласында дүрт матч узачак, шул исәптән ярымфинал уены да. Россия җыелма командасы "Казан-Аренада" июнь көнне уйный.

"Казан - тынычлык төбәге, ул энергия һәм футболга мәхәббәт белән тулы. Биредә күп милләт вәкилләре дус һәм тату яши, - дип белдерде ФИФА президенты Татарстанны тәкъдим итеп һәм рус телендә: Мин Казанны яратам! Мин Татарстанны яратам! Минем өчен монда булу могҗиза кебек", - дип өстәде.

Ә Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко үз чиратыда Россиянең турнирнны лаеклы рәвештә үткәрәчәгенә шикләнмәвен белдерде.

"Мин Конфедерацияләр кубогы иң югары дәрәҗәдә узар дип саныйм. Дөнья футбол берләшмәсе безгә күрсәткән ышанычка зур җавапылык белән карыйбыз. Әлбәттә инде, безнең җыелма уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез", - диде ул.

Сәхнәдә рәсми затларны артислар алмаштырды Күп санлы кунаклар арасыннан беренче булып Тимати чыгыш ясады. Аның чыгышы тәмамланганда Конфедерацияләр кубогын ике тапкыр откан Жулио Баптиста күпләрне кызыктырган трофейны алып чыкты.

"Чемпионнар фестивале"нең рәсми тубын модель Виктория Лопырева тәкъдим итте. Ул шулай ук футбол турнирының илчесе дә санала. Конфедерацияләр кубогында катнашучы шәһәрләр белән кунакларны Дима Билан, Полина Гагарина, Дина Гарипова таныштырды, аларга музыкант Игорь Бутман да кушылды. Алар бергә "Браво" төркеменең "Этот город" җырын башкарды.

Аннары Россиянең танылган спортчылары Елена Исәнбаева һәм Сергей Семак ФИФА генераль секретаре Звономир Бобан һәм Халыкара футбол федерациясе департаменты директоры Колин Сит җитәкчелегендә жирәбә салуга кереште. Нәтиҗәдә төркемнәр түбәндәгечә формалашты:

"А" төркемендә : Россия, Новая Зеландия, Португалия һәм Мексика уйнаячак.

"В" төркеменә Африка, Чили, Австралия, Германия эләкте.

Ачылыш матчы 17 июнь көнне Санкт-Петербургта узачак. Россиялеләр Яңа Зеландия командасы белән очрашачак. Ә Казанда беренче уен 18 июнь көнне була. Биредә Потугалия һәм Мексика җыелмалары очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International