Бүген Казанда бишенече чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
Көн тәртибендә 33 сорау иде, шул исәптән 9 республика закон проектлары, 16 федераль закон һәм Россия регионнарыннан дүрт закон проекты.
Төп мәсьәлә 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты булды. Документны икенче һәм өченче укылышында кабул иттеләр. Депутатлар заокн проектына 357 төзәтмәне дә карадылар.
Аерым алганда, КПРФ фракциясенең җитәкчесе Хафиз Миргалимов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка киләсе ел бюджеты кысаларында Казандагы Ленин исемендәге Мәдәният йортын, Ленино-Кокушкинодагы музейны һәм Буадагы мунча комлпексын төзекләндерүне кертү мәсьәләсенең хәл ителүе өчен рәхмәт белдерде.
Нәтиҗәдә, 2017 елда керемнәр күләме 178,07 млрд. сум булуы көтелә, чыгымнар - 185,6 млрд. сум, бюджет дефициты 7,6 млрд. сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.
Татарстан Республикасының 2018 елда керемнәр күләме 182,6 млрд. сум, ә 2019 елда 186,5 млрд. сум булыр дип фаразлана. Чыгымнар 2018 елга 196,1 млрд. сум, 2019 елда 201,6 млрд. сум күләмендә салынган. Республика бюджетының дефициты 2018 елда - 13,5 млрд. сум, 2019 елда 15,1 млрд. сум булыр дип көтелә.