Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ФМБАның «Пульмонология фәнни-тикшеренү институты» ФДУ директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Александр Чучалин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар Татарстанда сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада медицина ярдәме күрсәтүнең заманча югары технологияләрен гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла. Башлангыч һәм ашыгыч медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуына зур игътибар бирелә. Аерым алганда, 2012 елдан алып Татарстан Республикасында ФАПлар төзү программасы гамәлгә ашырыла, бүген алар белән республиканың бик читтә урнашкан торак пунктлары да тәэмин ителә.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Чучалин кадрлар әзерләү һәм халыкны сыйфатлы медицина препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә күтәрделәр.
Искәртәбез, бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Александр Чучалин Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (МКДЦ) булачак, анда медицина учреждениесенең инфраструктурасы белән танышачак һәм белгечләр белән очрашачак.