Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Илдар Халиков һәм Максим Протасов Татарстан Республикасы һәм “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешма арасында азык-төлек базарындагы ризыкның куркынычсызлыгын һәм сыйфатын күтәрү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алыштылар.
Искә төшерәбез, бүген Максим Протасов 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренең XII республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасында катнаша.