Илдар Халиков: Предприятиеләрдә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының әһәмиятен аңлау елдан-ел арта бара

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Татарстан предприятиеләрендә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының мәгънәсен аңлау елдан-ел арта бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләре конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында җиткерде.

Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Россия сыйфат системасы” оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, республика бәйгесендә җиңүчеләр һәм дипломантлар катнаша.

”13ел элек әлеге бәйгене үткәрү тәкъдиме белән ТР Премьер-министры, ә хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде. Аның тәкъдиме кабул ителеп кенә калмыйча, "Россия сыйфат системасы" коммерцияле булмаган автоном оешмага әйләнде. Ул Россиядә дәүләт тарафыннан оештырылган беренче һәм бердәнбер сыйфат системасын билгеләүче оешма булып тора. Илдә бишкырлы "Сыйфат билгесе" юкка чыкканнан соң, аны яңадан торгызырга тырыштылар. Әмма килеп чыкмады. Бары тик Россия сыйфат системасы гына бу тенденцияне үзгәртә алды”, дип билгеләп үтте ачылыш тантанасында Илдар Халиков.

Быел конкурска 64 оешмадан гариза бирелгән. Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск оешмалары аеруча зур кызыксыну күрсәткән. Иң активлары машина төзелеше, нефть һәм химия өлкәсеннән, шулай ук медицина, төзелеш һәм мәгариф тармагыннан булган.

 “Эшлекле хезмәттәшлек” номинациясе җиңүчеләре булып, Бөгелмә механика заводы, Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ һәм “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “Татбурнефть” (Әлмәт), “Татнефтепром-Зюзеевнефть” (Нурлат), “Грань” ҖЧҖ (Казан), “Казан ярминкәсе” ААҖ, "Татнефть – кадрлар әзердәү үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф оешмасы (Әлмәт) танылган.

“Җитештерү системалары” номинациясендә премияләр “КАМАЗ” ГАҖ, “Татнефть-АЗС Үзәк” ҖЧҖ (Әлмәт) тапшырылды.
Финалга чыккан калган катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, “Россия сыйфат системасы" коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән Татарстан Хөкүмәте арасындагы үзара хезмәттәшлек буенча килешүгә имза куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International