Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Парижга (Франция Республикасы) килде.
«Ле Бурже» аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Парижга эш сәфәре (2016 елның 29-30 ноябре) кысаларында Рөстәм Миңнеханов Франция компанияләре вәкилләре, шулай ук Франция Эшлекле даирәләре ассоциациясе җитәкчелеге белән берничә очрашу һәм сөйләшү уздырачак, «Франция – Татарстан» эшлекле форумында катнашачак.
Татарстан Республикасы Президенты Париждагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән дә очрашачак, шулай ук Россия Федерациясенең Франциядәге Илчелеге концерт залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын караячак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән, Франция Сенаты рәисе Жерар Ларше һәм башкалар белән очрашуы планлаштырылган.
Парижда чагында Рөстәм Миңнеханов шулай ук инновацияләр һәм смарт-технологияләр өлкәсендә «Шнайдер Электрик» компаниясенең экспозицияләр үзәгендә булачак.