Рөстәм Миңнеханов Франция Сенатының Мактаулы кунаклары кенәгәсендә теләкләр язып калдырды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Парижга эш сәфәре кысаларында Франция Сенатында булды.

Искәртәбез, Сенат – Франция парламентының югары палатасы, закон чыгару хакимиятенең бер тармагы. Франция Конституциясе нигезендә Сенат турыдан-туры булмаган гомуми тавыш бирү юлы белән сайлана һәм Франция җирле территориаль общиналары вәкиллеген тәэмин итәргә тиеш. Бүген Сенат составында 348 сенатор.

Рөстәм Миңнеханов Франция Сенаты Рәисе Жерар Ларше белән әңгәмә корды.   

Яклар эшлекле һәм мәдәни багланышларны ныгыту буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу визит кысаларында Россия Федерациясенең Франциядәге Илчелеге концерт залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты уңышлы узды (2016 елның 29 ноябре). Бүген Франция Эшлекле даирәләре  ассоциациясе (МЕДЕФ) бинасында Франция-Татарстан эшлекле форумы узды, шулай ук ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Татарстанда эшләргә теләк белдергән берничә француз компаниясе җитәкчеләре белән очрашулар узды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, быел октябрь аенда Франция Ислам фонды рәисе  Жан-Пьер Жевенман һәм Франция Хөкүмәтенең Россия белән икътисадый мөнәсәбәтләр буенча вәкиле Татарстанда булган.   

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме оештырылган. Аның сүзләренчә, бу – Россиянең сәяси, иҗтимагый, фәнни һәм дини эшлеклеләре белән мөселман дәүләтләре арасында актуаль халыкара мәсьәләләрне хәл итү өчен рекомендацияләр әзерләү буенча яхшы мәйданчык.   

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен Франция Сенаты бинасы буйлап экскурсия оештырылды.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Мактаулы кунаклар кенәгәсендә теләкләр язып калдырды.

«Франция Республикасы сенаторларына үземнең ихтирамымны белдерү мөмкинлегенә шатмын, - дип язды Рөстәм Миңнеханов. – Парламент – дәүләттә җәмгыятьнең тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән тыгыз бәйләнештә булган демократияне практик гамәлгә ашыруның иң мөһим институты. Француз парламентарийларына демократиянең чәчәк атуы һәм үз халкының, үз иленең байлыгы хакына киләчәктә уңышлы эшләүләрен ихластан телим. Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Франция арасында конструктив парламентара хезмәттәшлек киңәюенә ышанам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International