Бүген Мсәкәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Красное & Белое» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Эшлекле очрашуда «Красное & Белое» компаниясе милекчесе Сергей Студенников, "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Сергей Студенников кыскача предпритие эшчәнлеге турында хәбәр итте. «Красное & Белое» - Россиядәге иң эре алкоголь сатучы кибетләр челтәрләренең берсе, составында 3,8 меңнән артык кибет бар. Былтыр «Красное & Белое» Россиянең иң тиз үсүче компанияләре исемлегендә җиденче урынны яулады.
Очрашу кысаларында яклар үзара файдалы хезмттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, аерым алганда, «Красное & Белое» компаниясенең Россия регионнарындагы кибетләрендә Татарстан алкоголь продукциясен сату мөмкинлеге турында сөйләштеләр.